Бүген Әгерҗедә өстәмә сайлаулар кайларда үтә?

2017 елның 10 сентябре, якшәмбе

Бүген 10нчы, 12нче бермандатлы Әгерҗе, 5нче бермандатлы Азево, 3нче бермандатлы Кырынды сайлау округларында муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар уза.

Тавыш бирү – иртәнге сәгать 7дән кичке 8гә кадәр.

10нчы Әгерҗе бермандатлы сайлау округы

Тавыш бирү 467нче сайлау участогында уза. Адрес: Әгерҗе, Октябрьская урамы, 25, 3нче мәктәп.

Әгерҗе шәһәре: Октябрьская урамы (5нче йорттан кала), Ометов, Деповская урамнары, К.Маркс урамы җөп як 76нчы йорттан 88гә кадәр, так як 19нчы йорттан 43кә кадәр.

12нче Әгерҗе бермандатлы сайлау округы

Тавыш бирү 469нчы сайлау участогында уза. Адрес: Әгерҗе, Вокзальная урамы, 1, “Яшьлек“ тулай торагы.

Әгерҗе шәһәре: 2нче совхоз территориясе, 109нчы ПМС базасы территориясе, Вокзальная урамы, Казанская урамы так як 1нче йорттан 91гә кадәр, җөп як 2нче йорттан 36га кадәр, Кече Амур урамы, Кунгуров урамы так як 1нче йорттан 27гә кадәр, җөп як 2нче йорттан 54кә кадәр, Партизанская урамы так як 1нче йорттан 13кә кадәр, җөп як 2нче йорттан 10га кадәр, Пугачев урамы так як 1нче йорттан 21гә кадәр, җөп як 2нче йорттан 18гә кадәр, Татарстан урамы так як 1нче йорттан 29га кадәр, җөп як 2нче йорттан 26га кадәр, Красная, М.Җәлил, Восточная, Яшьләр урамнары.

 3нче бермандатлы Кырынды сайлау округы

Округка Кырынды авыл җирлегенең түбәндәге урамы керә:

Кырынды авылы: Кооператиивная урамы җөп як 2нче йорттан ахырга кадәр, так як 59нчы йорттан ахырга кадәр.

 5нче бермандатлы Кам.Ключ сайлау округы

Округка Азево авыл җирлегенең түбәндәге территорияләре керә:

Кондызлы авылы: Дубрава урамы, Чәчкә авылы: Лесная урамы, Кам.Ключ авылы: Үзәк урам.

Әгерҗе территориаль сайлау комиссиясенең “кайнар линия телефоны”  - 2-29-55, 2-15-61.

Әгерҗе территориаль сайлау комиссиясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International