Хуҗабикәләр өчен: кабачкидан салат

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Ике кило кабачкины, биш данә татлы борычны, ун помидорны саламлап, ун баш суганны ярымбоҗралап турыйсың да һәрберсен аерым савытларга салабыз.  

Кәстрүл төбенә бер стакан су салып, шуңа берәр стакан шикәр комы, чистартылган көнбагыш мае, 0,5 стакан тугыз процентлы аш серкәсе, ике аш кашыгы тоз өстәп кайнатып чыгарабыз. Аннан берәм-берәм яшелчәләрне салабыз. Иң башта кабачки салып болгатабыз һәм кайнап чыккач ун минут пешерәбез. Аннан татлы борычны өстәп, ун минут кайнатабыз.  Суган һәм помидорны салгач та болгатып шуның кадәр үк пешерәбез.

Салатны кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.  

КАБАЧКИДАН ӘЧЕ САЛАТ

Кирәкле әйберләр: дүрт кило кабачки, бер стакан томат пастасы, бер стакан көнбагыш мае, бер стакан туралган сарымсак, ике аш кашыгы тоз, өч аш кашыгы аш серкәсе.

Кабачкины чистартып шакмаклап турыйбыз да май һәм томат пастасы кушып 40 минут томалап пешерәбез. Сүндерер алдыннан биш минут кала аш серкәсе һәм сарымсак өстибез. Стерильләштерелгән банкаларга кайнар килеш тутырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International