Әгерҗе пенсионерлары машина йөртүдә сыналды

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

“Машина йөртүче кар-буранда да, яңгырда да үзенең осталыгын күрсәтә ала икән, ул, чын мәгънәсендә, оста шофер була. Бүгенге яңгыр да безгә сынауларны үтәргә киртә була алмас“, – диделәр “Автооста“ район бәйгесенә килгән пенсионерлар.

 

Әгерҗедә мондый чара беренче тапкыр гына узды. Әмма бездә тәүге бәйге булса да, Яңа Бәзәкәдән Миңневәсим абый Фәрдиевның республика күләмендә район данын яклап чыгыш ясаганы бар икән инде. Ә менә “Автооста“да катнашкан бердәнбер хатын-кыз Альмира Красноперова “Автоледи“ бәйгеләрендә күпьеллык “стажы“ булу белән мактана ала. Гомумән, катнашучыларның һәрберсенең машина йөртүдә 30 елдан артык бай тәҗрибәләре бар. Хәтта алар “автомәктәптә укыганда ГАЗ-63 машинасында йөрергә өйрәнгән идек. Шушы еллар эчендә күпме машина алыштырырга туры килде инде“, диделәр.

Гомергә бер тапкыр да юл йөрү кагыйдәләрен бозмаган апа-абыйлар сынау алдыннан дулкынлануларын барыбер яшерә алмадылар. Билетлар буенча теоретик белемнәрен компьютерда тапшырдылар алар. Кичкетаңнан педагогика ветераны Нурлыгаян Ситдыйков сорауларга бик тиз җавап бирде һәм иң аз хата җибәрүче дә ул булды. Автодромда исә параллель парковка, гаражга керү, “змейка“ биремнәрен үзенең “җиделе“сендә иң төгәл һәм тиз үтәүче Әгерҗедән Рафис Усманов булды. Аңа каршылыкларны җиңү өчен нибары 1 минут 32 секунд таләп ителде.

ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег Капилов һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы“ учреждениесенең Әгерҗе районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Раушания Тимкина “Автооста“ бәйгесе җиңүчесе Рафис Усмановны җиңүе белән котладылар. Барлык катнашучыларга олы рәхмәтләрен җиткереп, аларны бүләкләр белән сөендерделәр. Быел республика бәйгесендә район данын яклап чыгыш ясаячак Рафис абыйга һәркем уңышлар һәм җиңү теләде.

Любовь МИХАЙЛОВА. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International