Әгерҗенең “Күңел чишмәләре“ әдәби-иҗат берләшмәсе чираттагы утырышына җыелды

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

“Күңел чишмәләре“ әдәби-иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышында районда яшәп иҗат итүчеләрдән тыш район мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин, Ижаудан “Яңарыш“ газетасы журналисты  Эльмира Нигъмәтҗанова һәм язучы Ринат Батталов та катнашты.

Иҗат белән шөгыльләнүчеләрнең һәрберсе үзенең иҗат яңалыклары белән уртаклашты. Яңа шигырьләр районыбыз шагыйрьләренең сүзләренә язылган җырлар белән матур үрелеп барды.

Кичәнең икенче өлеше атаклы драматург Кәрим Тинчуринның 130 еллыгына багышланды. Беренче татар профессиональ театрын оештыручы Татарстанның атказанган артисты Кәрим Тинчурин тормышы һәм ижаты турында бай эчтәлекле презентация караганнан соң Әгерҗе үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан Кәрим Тинчуринның  “Зәңгәр шәл“ спектакленнән өзек күрсәтелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International