Әгерҗе мәктәпләрендә – Мәдәният дәресләре

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

Бүген районыбызның барлык мәктәпләрендә һәм китапханәләрендә бердәм Мәдәният дәресе уза. Әлеге чара “Укучының мәдәни көндәлеге“ республика проекты кысаларында оештырыла.

Бу көннәрдә районыбызның 1730 башлангыч, шул исәптән 435 беренче сыйныф укучысына “Укучының мәдәни көндәлеге“ тапшырылды. Бердәм Мәдәният дәресе кысаларында шәһәр мәктәпләрендә укучы беренчеләрне балалар китапханәсендә файдалы һәм кызыклы очрашу көтә. “Җиде энҗе бөртеге“ китабының беренче бүлегендә сурәтләнгәнчә, малай-кызларны татар өенә дәшеп, аларга татарларның кунакчыллыгы турында сөйләячәкләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International