Кәефең ничек, райондаш?

2017 елның 11 октябре, чәршәмбе

Зәмфирә Дәүләтшина, Яңа Акхуҗа авылы:

–       Өлкәннәр көне уңаеннан күп кенә яшьтәшләребез котлаулар кабул иттеләр. Ни кызганыч, безне генә искә алучы булмады. Без дигәнем – Яңа Акхуҗа, Мукшур, Яңавылда яшәүче, кырыгар ел фельдшер булып эшләгән медицина ветераннары.  Әле ярый, Тәбәрле авылы клубына бәйрәмгә җыйдылар. Концерт оештырдык, чәй табыны әзерләдек, төрле уеннарда катнаштык. Унбишләп өлкән җыелган идек. Авыл җирлеге башлыгы Мирзалиф Харасов безгә иң җылы теләкләрен җиткерде.

Яңа Акхуҗада да бәйрәм оештырдык. Иллешәр сум акча  җыйдык та табын артында рәхәтләнеп сөйләшеп, гөрләшеп утырдык. Безгә әлләни күп тә кирәкми бит – бераз игътибар, җылы сүз булса, шул җитә....

Ольга ШӘЕХОВА, Әгерҗе:

–       Узган атнада бу хоккей сезонындагы беренче матч узды. Әгерҗенең “Спутник“ командасы Ижау спортчылары белән уйнады. Бозга 2009-2010 елгы балалар чыкты. Малайлар белән бергә Әгерҗе районы данын мин дә якладым.

Бөтен көчебезне биреп уйнасак та, күршеләр көчлерәк булып чыкты. Уен 6:3 исәбе белән көндәшләр файдасына төгәлләнде. Тик без артык борчылмыйбыз. Сезон әле башлана гына бит. Алга таба сынатмабыз дип өметләнәбез.

Мария АРТЕМЬЕВА, Кадрәк авылы Мәдәният йорты җитәкчесе:

–       Бу көннәрдә районның күп кенә мәдәният һәм мәгариф оешмаларында өлкәннәрне зурлау чаралары уза. Без дә әби-бабайларыбызга үзенчәлекле бүләк әзерләдек. Варкләд-Бодьядан “Инвис“ ансамблен үзебезгә кунакка чакырдык. “Кадрек сем“ һәм “Инвис“ коллективларының уртак бәйрәмнәре бик җылы үтте. Марилар һәм удмуртлар үз милли җырларын башкардылар, рәхәтләнеп  биеделәр. “Күтәренке кәеф бүләк итүегез өчен зур рәхмәт“, – дип таралыштылар кунаклар. Мондый очрашулар соңгыгы булмас дип уйлыйм.

Эльза МИНДИБАЕВА, Салагыш мәктәбе укытучысы:

–       Укытучылар көне уңаеннан мәктәп директоры Айдар Хөснетдинов һәм профком җитәкчесе Эльвира Ясәвиева безгә зур бүләк ясадылар – изге Болгарга сәяхәткә алып бардылар. Ак һәм Җәмигъ мәчетләрендә булу, Хан мунчасы, Хан төрбәсе, Ак Пулат, Икмәк музее – болар барысы да күңелдә җуелмас хатирәләр калдырды. Татарның данлы үткәне белән танышканда халкыбыз өчен  гоурлык хисләре кичереп йөрдек. Безгә шундый рухи бүләк ясаган мәктәп җитәкчелегенә мең рәхмәт!  

Любовь МИХАЙЛОВА сораштырды.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International