Район җитәкчеләре Мөслим Картлар йортында тәрбияләнүче якташыбыз янында булдылар

2017 елның 11 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында районыбыз җитәкчеләре, төрле районнарда урнашкан Картлар йортларында булып, якташларыбызның хәлен белеп кайтуны матур традициягә керттеләр.

БАР ШАРТЛАР ТУДЫРЫЛГАН

Бу атнада район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Альмира Зарипова Мөслим Картлар йортында тәрбияләнүче Людмила МАХНЕВА янында булдылар. Аңа туган яктан, якташларыбыздан кайнар сәламнәр җиткерделәр, күчтәнәчләр тапшырдылар.

Әлеге Картлар йортында караучысы булмаган 50 ялгыз әби-бабай яши. Алар өчен биредә бөтен шартлар тудырылган. Җылы, якты, чиста бүлмәләрдә икешәр кеше яшиләр. Ял итәр, күңел ачар, теге яисә бу эш белән шөгыльләнер өчен аерым бүлмәләр бар. Атна саен мунчада юыналар. Күңел ачу чараларында бик теләп катнашалар.

–       Өлкәннәргә боегып, ямансулап утырырга ирек бирмибез. Менә бу залда алар җыелышып сөйләшеп утыралар, телевизор карыйлар. Ә монысында тренажерларда шөгыльләнеп сәламәтлекләрен ныгыталар. Һәр бәйрәмдә матур концертлар куялар, төрле бәйгеләрдә катнашалар, – ди директор Гөлнар Шакирҗанова Картлар йорты белән таныштырганда.

Ә Людмила Викторовнаны җитәкче мактап туялмады. “Актив ханым гына түгел, спорт яратучы ветераныбыз да әле ул безнең“, диде ул аның турында.

 

ИҢ АКТИВЫ – УЛ 

...63 яшьлек бу ханым Картлар йортына ничек килеп эләккән соң? Тормыш юлына күз салыйк әле.

Әгерҗедә туып-үскән кызның мәктәп тәмамлаганнан соң тормыш юлы Сарапул шәһәре белән бәйләнә. Биредә ул кияүгә чыга. Сәүдә өлкәсенә эшкә урнаша.

–       Әти-әни үлгәндә миңа 20 яшь кенә иде. Таянырдай кеше булмагач, шул яшемдә ныклап тормыш арбасына җигелдем, – ди Людмила ханым.

Лаеклы ялга чыкканчы кибеттә сатучы булып эшли, ялларда базарда сәүдә итә ул. 17 ел элек ире авырып вафат булгач, Әгерҗегә кайтып төпләнә. Әмма биредә үзенә урын табалмый.

–       Ялгызлыктан кая барып бәрелергә белми аптырап йөргән чакларым күп булды. Картлар йортына урнаштыруны сорап, халыкны социаль яклау идарәсе хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иттем. Идарәнең ул вакыттагы җитәкчесе Ольга Ереминага оҗмахка тиң, үз өемдәй якын Картлар йортына урнашырга ярдәм иткәне өчен мең рәхмәт, – ди Людмила ханым.

Менә дүрт ел инде якташыбыз Мөслимдә гомер кичерә. “Иң яше Сездер инде биредә?“ дип кызыксынабыз.

–       Юк, миннән яшьрәкләр дә бар әле. Әмма мин биредә иң актив кеше дип мактана алам, – диде ул.

Кечкенәдән шахмат белән шөгыльләнгән Людмилага биредә спорт дөньясына юл ачылган. Район күләмендә генә түгел, республикада да призлы урыннар яулый икән ул. Әле хәзер дә Картлар йортларында тәрбияләнүчеләр арасында узачак үзешчән сәнгать фестивале финалына әзерләнеп яткан көннәре. Якташыбыз анда шигырь сөйләп шаккатырырга җыена.

Гомумән, Людмила кул кушырып утыра торган ханым түгел. Ул китапханә юлына тузан төшерми, сканвордлар чишәргә ярата. Табигать кочагында йөреп кайту –  сәламәтлеккә шифа, ди. Әле быел компьютер “теле“нә дә өйрәнә башлаган. Биредә өлкәннәр өчен махсус шундый курс булдырганнар.

–       Тәмле ашаталар, һәрчак кайгыртып торалар. Мондый кадер-хөрмәтне минем үз гомеремдә күргәнем булмады. Мин монда бик рәхәттә яшим, – диде ул.

Бик сагынганда туган якларга да кайтып килә икән. Әгерҗедә туганнары белән очрашкач сагыну хисләре басыла, ди.

 

СОҢГЫ СҮЗ

Районыбыз җитәкчеләре бүләк иткән “Әгерҗе төбәге: тарихи сәхифәләр“ китабын кулына алды да тирән уйга чумды Людмила ханым. Өрмәгән җиргә утыртмасалар да, тамагың тук, өстең бөтен булса да, туган йортың түгел шул инде Картлар йорты. Әнә, китапта Әгерҗенең истәлекле урыннарын, күренекле кешеләрен караганда да аның йөзен моңсулык биләп алды. Юк, ни генә дисәләр дә, үз өемдә – үз көем дип яшәргә язсын һәркемгә. Ялгыз калып, гомернең соңгы көннәрен Картлар йортларында уздырудан сакласын Ходай...

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

 

Белешмә:

Бүгенге көндә Мамадыш, Алабуга, Мөслим, Яшел Үзәндәге Картлар йортларында биш райондашыбыз тәрбияләнә.

Өлкәннәр ункөнлеге барышында халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Альмира Зарипова, Алабуга Картлар йортында тәрбияләнүче якташыбыз Рамил Галиуллинның да хәлен белергә барды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International