Әгерҗелеләр Урман утырту атналыгына кушылдылар

2017 елның 13 октябре, җомга

Бу көннәрдә бик күпләр, Урман утырту атналыгына кушылып, шәһәребезне яшелләндерүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр.

Иң беренчеләрдән булып “Кировское“ ТОСы активистлары агач утырту тәкъдиме белән чыктылар. Алар Әгерҗе елгасы ярына – К.Маркс урамындагы зур күпер янына нарат үсентеләре утырттылар.

–       Күктә кояш көлә, кәеф күтәренке. Мондый көндә ничек өйдә ятасың?! Шәһәребезне матурлауга, яшелләндерүгә үзебездән өлеш кертә алуыбызга бик сөенәбез, – диде ТОС рәисе Клара Безбородова.

Гомумән, бу атнада Әгерҗедә бер мең төп нарат, миләш, спирея үсентеләре утырту күздә тотыла. Район электр челтәре, “Төзелеш идарәсе“, район үзәк хастаханәсе, Боз сарае, мәгариф идарәсе, “ТМХ-сервис“ тимер юл предприятиесе, мәктәпләр һәм балалар бакчалары агач утыртуда зур активлык күрсәтәләр.  

Красный бор, Шаршады, Девәтернә авыллары да әлеге акциягә теләп кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International