Ярминкәнең олы базарда узуы халыкта нинди фикерләр уятты

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

Әгерҗенең олы базарында ярминкә узды.

Моңа кадәр ярминкә шәһәрнең үзәк мәйданында була иде. Халык та ияләнгән, уңайлы да урын иде бу. Бүген ярминкәнең яңа урында узуы турында халыктан төрле фикерләр ишетергә туры килде.

–       Һәр ярминкәгә Азеводан бал сатарга киләбез. Үзәк мәйданда узганы ныграк ошый иде. Олы яшьтәге өлкәннәргә чыгарга да уңайлы иде ул мәйдан. Аннан соң ирем күпме ялгыз кешеләргә теге яки бу әйберләрен өйләренә алып кайтып куярга булыша иде. Монда сату бик әллә ни гөрләми әле, – диде Татьяна ханым.

Яшелчәләр белән сәүдә итүче Трейденнар “вакыт күрсәтер. Монда да әлегә сатып алучылардан өзелеп торган юк. Монда сатуның бер уңай ягы: сәгать икегә-өчкә кадәр сәүдә итәргә була“, диделәр.

Бал сату белән шөгыльләнүче бер ханым “узган ярминкәдә сәгать унга алып чыккан балларыбызны сатып бетереп кайтып киткән идек, ә бүген нибары бер литр бал саттым. Монда базарда сату иткән кебек“, дип зарланып алды.

Ә менә бәрәңге сатучылар янында халык бу юлы да кырмыска оясын хәтерләтте. “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтеннән – унбер, Сарсак-Омгадан Кудрявцевлардан унике сум белән бәрәңгене “егылып“ алдылар. Ит сатучылар янында да халык күп иде. Тирсәдән Хәкимовлар 280 сумнан тана, 300-310 сум белән сарык ите саттылар. “Итебез үзәк мәйданда да шәп үтә иде, монда да иң беренче булып сатуны төгәлләдек“, диде Айнур. Ярминкәдә итне 250 сумга да алырга була иде.

–       Ел саен бер-ике тапкыр Чаллыдан Әгерҗегә ярминкәгә киләм. Шулкадәр ошый сездә. Әйберләр свежий була. Менә бүген дә бәрәңге, эремчек алдым. Урыны да әйбәт,  – дигән фикерен җиткерде Гөлназ ханым.  

Район башлыгы Валерий Макаров, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин да бу көнне сатучылар, халык фикерен белештеләр. Алга таба ярминкә олы базарда калырмы, кире үзәк мәйданга күчерелерме яисә яңа урын табылырмы – анысын вакыт күрсәтер.

Ә киләсе ярминкә нәкъ ике атнадан узачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International