Әгерҗе егетләренең бер төркеме бер атнадан солдат каешы буачак

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

Көзге чакырылышта районыбыздан 41 егет солдат каешы буачак. Ә бер атнадан беренче төркем белән дүрт егетебез ерак юлга кузгала. Матур традиция буенча, армиягә алынучы егетләр өчен “Авангард“ Яшьләр үзәгендә “Чакырылыш көне“ узды.

Әлеге чара егетләргә армия тормышы турында мәгълүмат бирү, солдат тормышына үзеңне ничек әзерләргә кирәклеген аңлату өчен уздырыла. Булачак солдатлар бәйрәмдә җитәкчеләрнең хәер-фатихасын да алалар. Бу көнне дә район башлыгы Валерий Макаров, Казан кунагы – ТР муниципаль берәмлекләре Советының баш белгече Алмаз Гарифуллин иң матур теләкләрен җиткерделәр.

–       Иң мөһиме, куркып калмагыз, һәрнәрсәгә әзер булыгыз. Әти-әниләрегез, безнең йөзгә кызыллык китермәгез. Сезне туган якта, туган йортыгызда көткәннәрен онытмагыз, – диде Валерий Владимирович.

Ватанны сакларга әзерләнүче егетләргә утны-суны кичкән Бөек Ватан сугышы ветераны Нури Мистаховның да әйтер сүзе бар иде.

–       Без күргән михнәтләрне кичерергә язмасын сезгә, балалар. Намус белән хезмәт итеп, төн йокыларын калдырып сезне көткән әниләрегез янына исән-сау кайтырга язсын, – диде ул.

Бәйрәмнең иң үзенчәлекле мизгеле – ул “Юнармия“ хәрәкәте яшүсмерләренең чыгышы булгандыр. Кырык яшүсмер бу көнне җитәкчеләр һәм олы абыйлары янында тантаналы төстә ант бирделәр.

Чынлап та, газиз баласын армиягә озаткан әнинең ни кичерүен аңлавы авыр түгел. Бу көнне булачак солдатлар алдында чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова тиздән улы Алмазның солдат бурычын намус белән үтәп туган якларга кайтачагын хәбәр итте.

–       Әле телефоннан сөйләшкәндә улымнан “син булачак солдатларга нинди теләкләр җиткерер идең?“ дип сорадым. Ә ул: “Һәрнәрсәгә тыныч карасыннар, яңа коллективка ияләшү авыр булса да, сер бирмәсеннәр, дуслыкның кадерен белсеннәр“, диде. Ә мин өстәп шуны әйтәм: әниләрегезне борчымагыз, аларга шалтыратып торыгыз, – диде.

Район хәрби комиссары Илгиз Галиев һәр булачак солдатка истәлеккә Әгерҗе турындагы китап бүләк итте. Ә бергәләп төшкән фото егетләрнең солдат альбомының беренче битендә урын алыр...

Любовь МИХАЙЛОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International