Глаукома - бик куркыныч һәм мәкерле авыру

2017 елның 10 ноябре, җомга

“Глаукома“ сүзе һәркемгә яхшы таныш. Әмма аның бик тә куркыныч һәм мәкерле авыру булуы турында күпләр белмидер. Глаукоманың нәтиҗәләре нинди булырга мөмкин һәм күзләрне аннан ничек сакларга? Бу хакта Әгерҗе районы хастаханәсе табиб-офтальмологы Ольга РУССКИХ белән әңгәмә корабыз.

–       Ольга Вячеславовна, Сез Әгерҗедә күптән түгел генә эшли башладыгыз. Шуңа  газета укучыларны үзегез белән якыннанрак таныштырыгыз әле.

–       Мин Ижауда туып үстем.1995 елда Ижау медакадемиясен тәмамладым. Узган елдан – Әгерҗе поликлиникасында. Аңа кадәр Төмәндә күз микрохирургиясе үзәгендә эшләдем. Җәмәгатем һөнәре буенча ... Бала үстерәбез.

–       Рәхмәт. Хәзер төп темага күчик. Глаукома нинди авыру, аннан сукыраю ихтималы бар диләр....

–       Глаукомага күз эчендәге басымның даими рәвештә күтәрелеп торуы хас. Моның нәтиҗәсе буларак, күз нервысы кысыла һәм үлә. Күзәтүләр күрсәткәнчә, үз вакытында дәваламаганда глаукома сукыраюга китерә. Глаукома белән төрле яшьтәге кешеләр авырый, әмма ул ешрак өлкәннәрдә күзәтелә.

–       Авыруның сәбәпләре нинди?

–       Психологлар глаукоманы эмоциональ интегүләрнең нәтиҗәсе дип саныйлар. Шуңа күрә элек булган хәлләрне онытырга, гафу итә белергә кирәк. Үзегезне кулга алыгыз, башкаларга ышанырга тырышыгыз, үзара тыныч мөнәсәбәттә булыгыз.

–       Ә табиблар нинди киңәш бирә?

–       Әлеге авыруны иртә стадиядә ачыклау бик тә мөһим. Кырык яшьтән узганнан соң күзләргә бик тә игътибарлы булу  кирәк. Аларны даими рәвештә офтальмологка күрсәтү мөһим. Әгәр күзләрегез тиз арый, авырта, начаррак күрә башлыйсыз , күз алдында нидер ялтырап киткән  сыман тоела башлый икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Бу нәселдә глаукома белән авыручылар булганнарга да кагыла.

–       Әлеге авыру нәрсәсе белән куркыныч?

–       Кайчак авыру акрын гына үсеш ала. Кеше үзен тулысынча сәламәт итеп тоярга, ягъни глаукома белән авырганын сизмәскә дә мөмкин. Тагын бер нечкәлек. Билгеләренә карап, кешенең үзендә гайморит, кан басымы, йөрәк-кан авыруы дип уйлавы бар. Әмма әлеге билгеләр глаукома вакытында да күзәтелергә мөмкин.

–       Глаукоманы дәвалаганда нәрсәләргә игътибар итү мөһим?

–       Һавада йөрүнең, физик күнегүләр һәм тынны дөрес алу буенча гимнастика ясауның файдасы күп. Сәламәт яшәү рәвеше алып баруның әһәмияте зур. Җәй көне глаукома белән авыручылар махсус күзлек киеп йөрергә тиешләр. Кояштан саклый торган гадәти күзлекләр күрү кырын караңгылатып, күз алмасының киңәюенә китерәләр. Ә бу, үз чиратында, күз эчендәге басымны күтәрә.

Гәүдәне, башны ию, эмоциональ киеренкелек, түбән температура белән бәйле хезмәтне башкарудан сак булырга, караңгыда автомобиль йөртмәскә, авыр әйберләр күтәрмәскә кирәк.

Туклануга килгәндә, сөтле һәм үсемлекләрдән әзерләнгән ризыкларга өстенлек бирергә тырышыгыз. Глаукома белән авыручыларга А витамины (кишер, бәрәңге, банан, лимон, әфлисунда күп), Е (үсемлек мае, кош ите, диңгез балыгы), С (гөлҗимеш, карлыган, помидор, кәбестә) белән тукланырга киңәш ителә. Шулай ук составында В төркеменә керүче витаминнар (сөт, ит, балык, чикләвек, кыяклылар) булган ризык ашарга тырышырга кирәк. Ә менә баллы әйберләр ашаудан, сыеклыкны күп эчүдән, хайван маен ашаудан үзегезне чикләгез. Каты чәй, кофе, кызыдырылган, тозланган әйберләр, камыр ризыклары ашау зыянлы. Алкогольле эчемлек куллану, тарту катгый рәвештә тыела.

–       Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Әлеге киңәшләрне газета укучыларыбыз исләрендә тотарлар һәм үтәрләр дип ышанабыз. Ә Сезгә эшегездә уңышлар телибез.

Әңгәмәдәш – Екатерина Самсонова. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International