Әгерҗе полиция хезмәткәрләре бүләк алды

2017 елның 10 ноябре, җомга

Район хакимияте  бинасында хокук саклау органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тантаналы чара узды. Хезмәтләрендә аерым уңышларга ирешкән полиция вәкилләре хөкүмәт һәм ведомство бүләкләре алды. Болар – Россия Эчке эшләр министрлыгының төрле дәрәҗәдәге “Хезмәттәге аерымлык өчен“ медальләре һәм башкалар.

Район башлыгы исеменннән Мактау грамоталарын һәм рәхмәт хатларын аның уранбасары Ришат Нурисламов тапшырды.

–       Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлекчәсе үзенә тапшырылган бурычны лаеклы үти. Моны үз категорияләрендәге 12 бүлекчә арасында өченче урында торулары да ачык раслый. Нәтиҗәле хезмәтегез өчен рәхмәт, – диде ул тәбрикләү чыгышында.

Тантана барышында кайбер хезмәткәрләргә бүләк алырга берничә тапкыр чыгарга туры килде. Болар – полициянең өлкән участок вәкилләре Александр Глухов, Руслан Галиәскәров, юл-патруль хезмәте инспекторы Рәшит Әлмөхәммәтов. Хатын-кызлардан полиция майоры Валентина Долженкова, полиция капитаны Ольга Костылева, Елена Петряева, Диана Юзекаевага да төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды.

Ветераннар Советы рәисе Фәрид Ваһапов, аның ветеран хезмәттәшләре Азат Мусин, Эрнст Ниязов, Равил Гыйбадуллин, Ринат Латыйпов, Юрий Алексеев совет милициясенең 100 еллыгы уңаеннан юбилей медальләренә лаек булдылар.

Бәйрәмдә подполковник Радик Ваһаповны тантаналы шартларда лаеклы ялга озатыллар. Ул 23 ел гомерен РФ Эчке эшләр министрлыгыгының Әгерҗе бүлекчәсендә эшләүгә багышлаган.

Бәйрәм бүлечә начальнигы Ренат Ибраһимов чыгышы белән тәмамланды. Ул ветераннарга олы рәхмәтен җиткерде һәм хәзерге шәхси состав аларның эшен лаеклы дәвам итү өчен бөтен тырышлыгын куячак дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International