Әгерҗедә техниканың кышка куелышын тикшерделәр

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Кыр эшләре тәмамланып кышка керер алдыннан барлык хуҗалыкларда да техниканы саклауга куялар, машина-трактор паркларында тәртип урнаштыралар һәм яз көне басуга чыгачак агрегатларны график нигезендә төзекләндерү эшләренә керешәләр.

“Арбаны – кышын, чананы җәен әзерлә“, ди халык мәкале. Игенченең дә хезмәте шундый: аны ел әйләнәсе техника янында очратасың. Кыр эшләре төгәлләнде, инде җиңел сулап куярга була дисәк тә, авыл хезмәтчәннәре өчен эшнең туктап торганы юк әле. Алар комбайн-тракторларны чистартып, тиешле таләпләргә туры китереп саклауга куялар. Тырма, культиватор, чәчкечләр һәм башка тагылма агрегатларны да төзекләндерү өчен чиратка тезәләр.

Узган атнада техниканың торышын тикшерү буенча районда ТР үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков җитәкчелегендәге махсус комиссия эшләде. Комиссия, “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтенең “Тирсә-транс“ участогы, “Кадыбаш“ бүлекчәсе, “Наҗар“ ширкәтенең машина-трактор паркларында булып, техниканың саклауга куелышын, дефектовка үткәрүне, хезмәтне саклауның торышын һәм кышкы чорда авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерү өчен нинди эш шартлары тудырылуын карады.

–       Хуҗалыкларда куәтле һәм кыйммәтле техника эшли. Шуңа да аларга сакчыл караш таләп ителә. Моны һәр механизатор исендә тотсын иде, – диде Мөнир Халиков.

–       Быел урак өсте озакка сузылганлыктан, авыл хезмәтчәннәренә авыргарак туры килде. Шуңа техниканы кышка әзерләү дә бераз тоткарланды, – ди район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Фоат Йосыпов.

Шулай да авыл хезмәтчәннәре сынатмаган: ачык һавада торган техника, агрегатлар чистартып, майлап, полиэтилен белән капланган, тәгәрмәчләр агартылган. Комбайннарны да юып-чистартып, киләсе елның урып-җыю чорына әзерләп куйганнар.

–       Әлбәттә, кимчелекләр дә бар. Аларны комиссия бүлекчә җитәкчеләренә җиткерде. Якын көннәрдә әлеге кимчелекләрне бетерү өстендә эшләргә кирәклегенә басым ясалды.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча “Тирсә–Транс“ участогы һәм “Наҗар“ ширкәте иң югары балларга лаек булды. 

Район комиссиясе алга таба да бүлекчәләрдә авыл хуҗалыгы техникаларының кышкы саклауга куелышын, тракторларның һәм тагылма агрегатларның ремонт барышын тикшереп торачак. Шулай ук хуҗалыкларда семинар-киңәшмәләр уздыру да планлаштырыла.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International