Яңа елда өметләр аклансын

2017 елның 31 декабре, якшәмбе

Район башлыгы Валерий МАКАРОВның Яңа ел котлавы

Хөрмәтле райондашлар!

Менә тагын бер елны озатабыз. Матур гадәт буенча без бу көннәрдә үтеп баручы елга йомгак ясыйбыз, киләчәккә планнар белән уртаклашабыз. Чөнки Яңа ел – якты өметләр, ышаныч бәйрәме ул.

Чынлап та, 2017 ел җиңелләрдән булмаса да, без алдыбызга куйган максатларның күпчелеген үтәп чыга алдык. Халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклауны, спортны, капиталь төзелешне үстерү юнәлешендә шактый күләмле эш башкардык. 2018 елда да күп бурычларны чишәсе, хыялларны тормышка  ашырасы бар. Бердәм һәм бергә булсак, без аларны хәл итәрбез дип өметләнәм.

Кадерле әгерҗелеләр!

Яңа 2018 ел барыгызга да иминлек, тазалык-саулык, өйләрегезгә тынычлык алып килсен. Якыннарыгыз исән-сау булсын. Сезгә ихлас күңелдән бәхет телим.

Яңа ел белән, дуслар!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International