Әгерҗе полиция хезмәткәрләре узган елгы эшчәнлекләренә йомгак ясады

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Районда йомгаклау киңәшмәләре башланды. Әгерҗе полиция хезмәткәрләре узган елгы эшчәнлекләренә беренчеләрдән булып нәтиҗә ясадылар.

Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлекчәсе начальнигы Ренат Ибраһимов, үз чыгышында эшчәнлекләрендәге уңай һәм тискәре моментларга тукталып, алда торган бурычларны билгеләп үтте.

Узган ел бүлекчә үз категориясендә беренче урынга чыккан иде. Быел абсолют җиңүгә ирешә алмаганнар. Әмма беренче өчлектә калганнар.

–       Баллар шкаласы түбәнәйсә дә, тулаем нәтиҗә начар түгел. Без моңа коллективның уртак тырышлыгы белән ирештек. Шулай ук Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге тарафыннан аерым подразделениеләр иң яхшылар рәтендә билгеләнеп үтелде, – диде Ренат Ибраһимов.

 

ҺӨНӘРЛӘРЕ БУЕНЧА ИҢ ЯХШЫЛАР 

Әйтик, оперуполномоченный Фирдәвес Гафуров җитәкчелегендә икътисади куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш юнәлешендә күбрәк җинаять ачылган. Җитәкче үзе “Һөнәре буенча иң яхшы“ республика бәйгесендә җиңүче дип табылган. Әлеге юнәлеш буенча шундый бүлекчәләр арасында алар – беренче  урында.

ЮХИДИ бүлекчәсе дә җинаятьләр ачу буенча күрсәткечләрен яхшырткан. Наркотиклар белән көрәш подразделениесе дә әлеге юнәлештә хезмәт нәтиҗәлелеген күтәргән.

Җинаятьчеләрне эзләү подразделениесе бу юлы да республикада иң яхшылардан дип табылган. Подразделениенең өлкән оперуполномоченные Илназ Гадршин да ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының “Һөнәре буенча иң яхшы“ Дипломына лаек.

Мактау сүзләре белән беррәттән җинаятьләрне ачуда тиешле дәрәҗәдә эшләмәгән подразделениеләр исеменә тәнкыйть сүзләре дә әйтелде. Аларның җитәкчеләре, эшлекле әңгәмә форматында күрсәткечләрнең начарлануы нәрсә белән бәйле булуын аңлатып, хезмәт нәтиҗәлелеген күтәрү буенча үз фикерләрен җиткерделәр.

ДӨРЕС ЮНӘЛЕШТӘ ЭШЛИСЕЗ

Киңәшмәдә ирекле халык дружиналары эшчәнлеге хакында да сүз алып барылды. Сер түгел: ирекле халык дружиналары эше моңа кадәр тиешле дәрәҗәдә оештырылмады. Узган елның дүртенче кварталында ул контрольгә алынды һәм активлаштырылды.

–       Гражданнарны җәмәгать тәртибен саклауга җәлеп итү буенча сезнең тарафтан дөрес юнәлеш алынды. Киләчәктә дә бу яклап район җитәкчелеге һәм дружиначылар белән тыгыз элемтәдә эшләү мөһим, – дип мөрәҗәгать итте Ренат Ибраһимов җәмәгать тәртибен саклау буенча начальник урынбасары вазифаларын башкаручы Марсель Сутягинга.

Полиция бүлекчәсе эшчәнлеген тагын яхшырту буенча Әлфия Галәвиева һәм Оксана Шуста, үз тәкъдимнәрен җиткереп, җинаять эшләрен тикшерү процессын системага салырга өндәделәр.

Андрей Авдеев быел шәхси составка эш артачагын ассзыклады. Бу илебездәге Президент сайлаулары һәм Казанда узачак футбол буенча Чемпионат белән бәйле.

–       Аларга әзерлек һәм уздыру барышында сез гражданнарның иминлеген лаеклы рәвештә тәэмин итәргә бурычлы. Шулай ук террорчылыкка каршы эш алып бару да һәрчак күз уңында булырга тиеш. Хәзерге мәгълүмат заманында интернетта яшьләрнең аңын томалаучы төрле оешмалар барлыкка килеп кенә тора. Яшьләр сәясәте бүлеге бу юнәлештә зур эш алып бара, әмма сезнең ярдәм белән аны тагын да нәтиҗәлерәк итәргә мөмкин, – диде Андрей Сергеевич.

Киңәшмә ахырында Ренат Ибраһимов хезмәттәшләренә рәхмәт сүзләре җиткерде һәм:

–       Быел безнең бурыч – беренче урынны яңадан кайтару, – дип ассызыклады.

Әгерҗе полиция хезмәткәрләренең моның өчен мөмкинлекләре дә, көчләре дә җитәрлек.

Екатерина САМСОНОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International