Девәтернә мәктәбе укучылары кошларга ярдәм итә

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Девәтернә мәктәбендә “Кошларга ярдәм ит“ акциясе бара. Аның барышында канатлы дусларыбызга җимлек ясау бәйгесе дә оештырылды.

Әти-әниләр ярдәме белән без бик матур да, шул ук вакытта кошларга җим чүпләү өчен уңайлы да җимлекләр ясадык. “Без үскәндә мондый җимлекләр ясауны белми идек тә, сезнекеләр бигрәк үзенчәлекле килеп чыккан. Мондый матур җимлекләр яныннан кошлар да китмәс“, дип бәя бирделәр укытучыларыбыз.

Чынлап та, җимлекләребезне агачларга элгәч, кошлар килүен күзәтеп тордык. Алар бик озаклап җим чүпләделәр, аннан бик озак чыркылдадылар. Монысы аларның безгә рәхмәт әйтүе булгандыр. Без хәзер көн саен җимлекләргә бөртекләр, ипи валчыгы салабыз. Кошкайларыбыз, килегез, рәхәтләнеп сыйланыгыз, дибез.

Назлыгөл АРСЛАНОВА,

Девәтернә мәктәбе укучысы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International