Әгерҗенең К.Маркс урамын заманча төзекләндерү өчен райондашлардан креатив идеяләр көтәләр

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Узган ел Россиядә “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру“ программасы старт алган иде. Әлеге программа кысасында Әгерҗе вокзалы каршында барлыкка килгән заманча мәйданчыкның матурлыгын беркем дә инкарь итмәс.

Чыннан да, вокзал алды мәйданчыгы игътибарны гадәти булмаган эшләнеше белән җәлеп итә. Социаль челтәрләрдән күренгәнчә, биредә кышын да халык өзелеп тормый. Күпләр андагы арт-объектлар янында фотога төшәргә ярата.  

Әлеге программа кысасында Әгерҗедә янә берничә урынны халык өчен тагын да уңайлырак итеп үзгәртү планлаштырыла. Аерым алганда, 2018 елда әлеге проектны К.Маркс урамындагы ике светофор аралыгын (Сәетов урамыннан Пушкин урамына кадәр) үзгәртү өчен куллану күзаллана. Бу урын – шәһәрнең үзәге. Анда юл да, машина кую урыннары да, тукталышлар да бар. Сезнең әлеге урамны киләчәктә ничек итеп күрәсегез килә? Бәлки аны яшелләндерү, анда ял итү, машина кую урыннары булдыру буенча кызыклы фикерләрегез бардыр. Гомумән, сездән креатив идеяләр көтеп калалар. Фикерләрегезне Isp.Agryz@tatar.ru йә agr-vesti@mail.ruэлектрон адресларына юллый аласыз. Хат итеп юлларга теләсәгез, район хакимияте бинасының адресы: 422230, г.Агрыз, ул. Гагарина, 13, каб.16. Хатта исем-фамилиягезне күрсәтергә онытмагыз.

Шулай ук 22861, 22962 телефоннары буенча безнең редакциягә шалтыратсагыз да була.

“Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру“ программасы 2021 елга кадәр гамәлдә булачак. 2019 елда аның кысасында Җиңү паркын, 2020-2021 елларда “Орешник“ ял зонасын үзгәртү планлаштырыла. Шәһәребезне тагын да уңайлырак, матуррак итүгә һәркем үз өлешен кертергә омтылсын иде. Анда киләчәктә балаларыбыз, оныкларыбыз яшәячәк бит.  

Дания АБЗАЛИЕВА.    

Белешмә:

“Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру“ проектының тулы варианты белән ТРның төзелеш, арихитектура, торак-коммуналь хуҗалык (minstroy.tatarstan.ru) сайтында һәм Әгерҗе муниципаль районы сайтының (http://agryz.tatarstan.ru) “Комиссияләр“ бүлегендә таныша аласыз.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International