Әгерҗе КВНчылары Казанга бара

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Түбән Камада КВН уеннарының ярымфинал зона этабында катнашкан алты район арасында Әгерҗенең “САГА“ командасы да осталыгын күрсәтте.

Фәнил Бәшәров, Ярик Костенков, Асом Кенжаев, Эрик Гыйззәтуллин, Эрик Бәшәров, Руслан Әхмәтов, Регина Вахрушевадан торган команда зона этабына үтте. Алар Казанда узачак “Республика“ КВН төбәкара лига фестивалендә катнашу хокукы алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International