“Хәрби туганлык“та – яңа җитәкче

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Район хакимиятендә “Хәрби туганлык“ оешмасы җирле бүлекчәсенең яңа җитәкчесе Рәшит ГАРИФУЛЛИН белән очрашу булды.

–       Эшчәнлегегезнең педагогика белән бәйле булуы аеруча сөендерә. Чөнки “Хәрби туганлык“ оешмасы алдында торган төп бурычларның берсе – укучыларга  патриотик тәрбия бирү, – дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.

Рәшит Гарифуллин, алда торган планнар белән таныштырып, төп бурычларга тукталды. Болар – ветераннарны тагын да берләштерү, оешмага яңа әгъзалар җәлеп итү. Соңгыларына килгәндә, районда Сириядәге хәрби хәрәкәтләрдә булучылар да бар икән инде.

Киңәшмәдә катнашучылар яңа җитәкчегә теләктәшлек күрсәтергә вәгъдә бирделәр һәм уңышлар теләделәр.

Белешмә:

Рәшит Миншат улы ГАРИФУЛЛИН 1955 елда Балтач авылында туа. Армия хезмәтен Германиядә уза. Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Киев, Карпат алды хәрби округларында хезмәт итә. Гомуми хәрби стажы – 20 ел.

10 ел Тирсә мәктәбендә укучыларга тормыш иминлеге нигезләрен өйрәтә. Хәзерге вакытта – административ-хуҗалык эшләре буенча директоры урынбасары.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International