Әгерҗенең үзәк урамы нинди булачак

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

3нче шәһәр мәктәбенең актлар залында К.Маркс урамын төзекләндерү буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы үтте.

Исегезгә төшерәбез: үзәк урамның ике светофор арасындагы (Сәетов урамыннан алып Пушкин урамына кадәр) өлеше “Татарстанда иҗтимагый киңлекләрне үстерү” программасы кысаларында үзгәртеп төзекләндереләчәк.

Фикер алышуда барлык катлам вәкилләре катнашты: укучылар, яшьләр, хезмәт коллективлары әгъзалары, пенсионерлар. Һөнәрләре дә төрле өлкәләргә карый: педагоглар, төзүчеләр, тимерьюлчылар, эшмәкәрләр, хакимият хезмәткәрләре, депутатлар. Җәмәгать тыңлауларына йөзгә якын әгерҗеле килгән иде. Аларны туган шәһәрләренең киләчәгенә битараф булмау берләштерә.

Район башлыгы Валерий Макаров фикер алышуны ачык дип белдергәннән соң Казаннан килгән архитектаура десанты – яшь, креатив фикерле архитеторлар Константин Самарцев, Раушан Шәфигуллин, Эдуард Губеев К.Маркс урамын төзекләндерү буенча үз концепцияләрен тәкъдим иттеләр.

Аңа кадәр әгерҗелеләр үзәк урамның шәһәр тормышында нинди роль уйнавына тукталдылар. Кемдер аны эшлекле урам дип атады. Кемдер – административ үзәк, массакүләм чаралар уздыру урыны, төп автотукталыш, Әгерҗенең визит карточкасы дип.  Аннан “Ничек кенә булмасын, болар барысы да – безнеке” дигән нәтиҗә ясалды. 

Үзәк урамның уңай һәм тискәре яклары да аталды. Шулай да тискәре яклары күбрәк булып чыкты. Болар – биредә ял урыннары, велосипед юллары, навигация, тротуарлар, бәдрәфләр булмау, яктылык җитмәве һ.б.лар.

Җәмәгать вәкилләре фокус-төркемнәр форматында эшләделәр. Шунда ук фикер һәм теләкләр дә җиткерелде. Бәхәсле мизгелләр дә күп булды. Бу туган шәһәребезгә карата булган  игътибар һәм яратуны тагын бер кат ачык күрсәтте.

Аннан һәр төркем архитекторлар тәкъдим иткән план турында фикер алышып, үз проектын төзеде. Анда киләчәктә үзәк урамны нинди итеп күрергә теләүләре турында фикерләр чагылыш тапкан иде.

Чараның кульминацион ноктасы фокус-төркемнәрнең үз проектларын презентацияләве булды. Биредә төрле фикерләр яңгырады: яшел зоналар, ял урыннары, җәяүлеләр бульвары, ачык һавада музей һәм күргәзмә залы ясау... Күп учреждениеләр урнашкан 16нчы йорт янында бердәм пандус булдыру турында да әйтелде. Коррекцион мәктәп алдындагы мәйданның максатчан файдаланылмавы турында да фикер яңгырады.

Архитекторларның Мәңгелек утны элеккеге урынына – хакимият каршына күчерү турындагы тәкъдимен әгерҗелеләр хуплап каршы алды. Мемориаль комплекс та шунда күчәчәк. Район Мәдәният сарае каршындагы мәйдан мәдәни чаралар уздыру өчен үзгәртеп корылачак. Ә яшел зонага балалар мәйданчыгы урнаштырырга тәкъдим иттеләр.

Район башлыгының 3нче мәктәп каршында яңа сәнгать мәктәбе бинасы төзеләчәге, аның бүгенге бинасында музей урын алачагы турындагы хәбәрен дә фикер алышуларда катнашучылар уңай кабул иттеләр.

Казан кунаклары Әгерҗедә узган җәмәгать тыңлауларына карата үз фикерләрен җиткерделәр.

  • Бүгенге сөйләшү бик актив формада үтте. Әгерҗелеләрнең гражданлык позициясе сөендерә. Бәхәсләшү – яхшы күренеш. Бу кешеләрнең битараф булмауларын күрсәтә. Без бүген төрле фикерләр ишеттек. Аларның барысы да безнең тарафтан каралачак һәм игътибарга алыначак, – диделәр алар.

Әйе, хакыйкать бәхәстә туа. Ике сәгатьтән артыкка сузылган бу фикер алышуның да уңай нәтиҗәсе булыр дип  уйлыйбыз.

Екатерина САМСОНОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International