“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы призына чаңгы ярышлары узды

2018 елның 6 марты, сишәмбе

20 елга якын инде "Әгерҗе хәбәрләре" район газетасы үз призына мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышлары уздыра. Быел аны шәһәр мәктәпләре арасында эстафета төрендә үткәрдек. "Орешник" ял паркындагы чаңгы юлларында 5-6, 7-8 сыйныф укучылары җиңү өчен җан атты. Беренче төркемдә 3нче, 2нче, 4нче мәктәпләр призлы урыннар алдылар. Икенче төркемдә 2нче мәктәп...

20 елга якын инде "Әгерҗе хәбәрләре" район газетасы үз призына мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышлары уздыра. Быел аны шәһәр мәктәпләре арасында эстафета төрендә үткәрдек.

"Орешник" ял паркындагы чаңгы юлларында 5-6, 7-8 сыйныф укучылары җиңү өчен җан атты. Беренче төркемдә 3нче, 2нче, 4нче мәктәпләр призлы урыннар алдылар.

Икенче төркемдә 2нче мәктәп җиңү яулады. 1нче гимназия һәм 4нче мәктәп укучылары икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.

Ярышларның бизәге ул көчле чаңгычылары белән дан тотучы Күләгәш мәктәбе укучылары булды. Алар, бер генә бәйгене дә калдырмыйча, йөз чакрым юл узып Әгерҗегә киләләр һәм яхшы күрсәткечләргә ирешәләр. Әнә, шушы мәктәптән Милана Михайлова һәм 2нче мәктәптән Валерий Семенова бәйгедә иң җитез чаңгычылар булып танылдылар.

Җиңүчеләргә, катнашучыларга "Әгерҗе хәбәрләре" район газетасының бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International