90 яшьлек олуг юбилеен Галия әби ХУҖИНА җәмәгате янәшәсендә каршы ала. Сәетҗан ага белән иңне-иңгә куеп 63 ел гомер кичерә ул.
Үтәгәндә туып-үскән Галия яшьтәше, Исәнбай егете Сәетҗан белән Ижауга бәхет эзләп киткән җирендә таныша. Яшьләр өйләнешәләр. Яшь әти-әнине сөендереп Тәнзилә һәм Фәнил дөньяга аваз сала. Авыл кешеләренә хас эшчән, тынгы белмәс кебек сыйфатларга ия гаилә үз тырышлыгы белән Ижауда ике катлы зур йорт салып керә. Икесе дә Ижауның автохуҗалыгында хезмәт куялар. Сәетҗан - шофер, Галия башта кассир, мастер, соңыннан бухгалтер булып эшли. Тормыш елгалары балалар үстереп, эшләрендә алдынгы булып тыныч кына аккан да аккан аларның. Гомер көзе килеп җитеп, мөстәкыйль яшәү авырлашкач, Исәнбайдан кызлары Тәнзилә Ижауга китеп тәрбия кыла аларны. Аннан әби белән бабайны Исәнбайга алып кайталар.
Тыл һәм хезмәт ветераны Галия әби чәчәкләр, бүләкләр китергән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламовка, Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираевка, авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Роза Ханнановага да зур рәхмәтләрен җиткерде.
"Олы кеше өчен иң яхшы дару - аны ярату һәм кайгырту", дигән бер акыл иясе. Якыннарының олы хөрмәте һәм кайгыртучанлыгы Галия әбигә дә тән сихәте, күңел тынычлыгы өстәсен иде.