Ачык эмблемалы ак футболкалар кигән бу кыз-егетләрне шәһәр урамнарында да, паркларда да, мәдәни чаралар вакытында да еш күрергә мөмкин. Алар – төрле акцияләрне башлап йөрүчеләр һәм чаралар уздыруда беренче ярдәмчеләр.
Сүзебез – иреклеләр (волонтерлар) турында. Әлеге хәрәкәт хакында яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Татьяна СЕРГЕЕВА белән әңгәмә корабыз.
Ул өч бүлекчәне берләштерә. Беренчесе – “Җиңү волонтерлары“. Бөтенроссия проектында катнашучылар буларак, алар эзләнү эшләре алып баралар, ветераннарның хәлен беләләр, тарихи квестлар, “Георгий тасмасы“, “Россия гимнын бергәләп җырлыйбыз“, “Урман утырту көне“ кебек акцияләр уздыралар.
Икенче юнәлеш “Сәламәтлек сессиясе“ дип атала. Бу – республика проекты нигезендә психоактив матдәләр куллану буенча профилактик эш алып бару һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
“Дөньяның барлык төсләре“ дип аталган өченче юнәлешнең төп максаты – халыклар арасындагы дуслык, тынычлык, бердәмлекне ныгыту.
Быел, “Җиңү волонтерлары“ проектының икенче дулкыны башлангач, Көчек, Иж-Бубый, Тирсә, Бима мәктәбе укучылары да әлеге хәрәкәткә кушылды.
Иреклекләр сафына теләге булган һәркем кабул ителә. Бала үз ярдәменең кирәклеген күңеле белән тоя икән, ул, гадәттә, отрядта кала. Чөнки аның алга бару теләге туа.
Бездә кызыксындыру чаралары да бар. Әйтик, актив балаларга иреклеләр кенәгәсе тапшырыла. Ә ул югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар бирә. Безнең районда мондый кенәгәләр 15 иреклегә тапшырылды.
2нче мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучысы Илья Ивановка иреклеләр кенәгәсе беренчеләрдән булып тапшырылган иде. Хәзер ул иреклеләрнең республика үзәгендә эшли.
Әңгәмәдәш – Екатерина САМСОНОВА.