Игезәк тимерьюлчылар туган мәктәпләрендә урнашкан участокта тавышларын бирделәр

2018 елның 18 марты, якшәмбе

Россия Президентын сайлаулар көнне Әгерҗенең 3нче мәктәбендә урнашкан 467нче сайлау участогында бик күп яшь гаиләләр үз тавышын бирде. Чөнки әлеге микрорайон яңа һәм анда яшьләр күп.

Туган мәктәпләренә бу көнне игезәкләр Александр һәм Вячеслав Родионовлар да килделәр. Әлеге мөһим чарада алар гаиләләре белән катнаштылар. Егетләр – икесе дә тимерьюлчылар, Свердловскида тимерьюлчылар университетын тәмамлаганнан соң туган Әгерҗеләренә эшкә кайтканнар.

  • Безнең алда нинди һөнәр сайларга дигән сорау тормады. Без – тимерьюлчылар династиясен дәвам итүчеләр. Хәтта җәмәгатьләребез дә тимер юл оешмаларында  хезмәт куялар, – диделәр егетләр.

Александр – эксплуатацион локомотив депосында хезмәткә түләү һәм оештыру секторы начальнигы. Вячеслав – Агрыз–Южный сервис локомотив депосының персонал белән идарә итү буенча начальник урынбасары. Икесе дә – спортчылар, төрле чараларны оештыручылар һәм әйдәп йөрүчеләр.

  • Туган шәһәребездә төпләнеп калуыбызга һич кенә дә үкенмибез. Әгерҗебездә тыныч, бар уңайлыклар бар. Аның төзекләнүенә, матурлануына сөенәбез, – диделәр егетләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International