Салагыш үзешчәннәре ут күршеләре – Уразай авылы клубында Фоат Садриевның “Җәмиләнең җенләнүе“ комедиясен куйдылар.
Артур Полев, Раиф Закиров, Ирек Әхмәтшин, Резеда Галләмова, Гөлия Латыйпова, Галимә һәм Гөлүзә Әхмәтшиналар рольләрне бик оста башкардылар. Клубны тутырып килгән Уразай халкы Салагыш үзешчәннәренә олы рәхмәтен белдерде.