Машина йөртүчеләргә жилет кию мәҗбүри

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

18 марттан машина йөртүчеләр юл кагыйдәләренә кертелгән кайбер үзгәрешләрне истә тотарга тиеш.

Тәүлекнең караңгы вакытында яки юлда күз күреме начар булганда транспорт чарасын юлда яки юл кырыена мәҗбүри туктатканда машина йөртүчеләргә яктылык кайтаргыч полосалы жилет йә куртка кияргә киңәш ителә. Шуны да искәртәбез: юл кагыйдәләренең моңа кагылышлы яңа пунктын үтәмәгән өчен әлегә административ җаваплылык каралмаган. Зилә ЗАРИПОВА, Әгерҗе районы прокуроры ярдәмчесе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International