Районыбызның иң матур, сәләтле сигез гаиләсе 3нче мәктәптә узган “Талант гаиләдә туа“ дип аталган бәйгедә чыгыш ясады.
Сәләтсез бала булмый. Бары баладагы сәләтне вакытында күреп алырга һәм үстерә белергә генә кирәк, диләр. Ә бу – ата-аналарның турыдан-туры бурычы. “Талант гаиләдә туа“ дип аталган бәйгедә катнашкан барлык әти-әниләргә дә нәкъ менә шушы сыйфат хас. Бу гаиләләр үзләре дә буыннан-буынга килүче матур традицияләр нигезендә тәрбияләнгәннәр, аларны балаларында үстерүгә дә зур игътибар бирәләр. Моның нәкъ шулай икәнлеген әлеге гаиләләр әзерләп алып килгән видеороликларда күрергә мөмкин иде. Бәйге барышында исә нәни малай-кызлар бу традицияләрне үз чыгышларында чагылдырырга омтылдылар. Әйтик, 3нче бакчадан Амалия ҖИҺАНГӘРӘЕВА дәү әбисе Илгизә Рәхмәтуллинаның 1960 елларда Әгерҗедә театрда уйнаганы, бик матур итеп җырлаганы белән горурлана.Аның тавышы “Татар радиосы“ фондында да саклана. Фотосы Әгерҗе тарихы китабында урын алган, дип сөйләде нәни кыз.
Без бүген районыбызның иң матур гаиләләре чыгышларын күрдек. Милли костюмнарда килүегез генә дә сезнең үз гаиләләрегездә традицияләрне саклауга зур игътибар бирүегез турында сөйли. Шушы матур гадәтләрне буыннан-буынга дәвам итегез, диде үз чыгышында район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.