Ялган аракы сатучыны фаш иткән әгерҗеле премия алачак

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

Безнең районда составында спирт булган продукцияне сатуның тагын бер очрагы расланды.

Бу хакта “Халык контроле“ мәгълүмати системасына хәбәр иткән гражданин тиешле премиясен алачак.

Январь-февраль айларында Әгерҗе районында алкогольле продукция  сату буенча өч тәртип бозу очрагы ачыкланган. Закон бозучыларга карата штраф рәвешендә административ чара кулланылган.

Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: әгәр сезгә алкогольле эчемлекләр йә составында спирт булган продукцияне сатуның законсыз очраклары билгеле икән, тәүлек әйләнәсе район башкарма комитеты территориаль бүлекчәсенең 23870 ышаныч телефонына шалтырата йә дәүләт хезмәтләре порталындагы “Халык контроле“ системасына хәбәр итә аласыз.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International