“Водоканал“ ширкәте Кубогына узган ярышларда Әгерҗенең “Спутник“ командасы көмеш медальгә ия булды

2018 елның 13 апреле, җомга

Боз сараенда 2005-2006 елгы яшүсмерләр арасында “Водоканал“ ширкәте Кубогына хоккей ярышлары булды.

Боз өстендә Әгерҗе, Свердловск, Менделеев һәм Ижаудан килгән ике команда җиңү өчен җан атты. Нәтиҗәдә, Кубокны Ижауның “Скольжение“ командасы яулады. Әгерҗенең “Спутник“ командасы – икенче, Менделеев яшүсмерләре өченче урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International