Казанда узган “Йолдызлык“та Әгерҗе йолдызчыклары да катнашты

2018 елның 13 апреле, җомга

Быел “Миллиончы катнашучы“ лозунгы астында узган “Созвездие-Йолдызлык“ республика телевизион яшьләр фестиваленең Минзәләдәге зона турында балкыганнан соң, Әгерҗе йолдызчыклары Казанда суперфиналда катнашу хокукына ия булган иде.

Алар бу көннәрдә Казанда сәхнә осталыкларын күрсәттеләр. Иж-Бубыйдан Рузана Исламова җитәкчелегендәге “Карусель“ һәм “Радуга талантов“ балалар иҗаты йортыннан Юлия Рыболовлеваның “Росинки“ кечкенәләр бию төркемнәре чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Сәнгать мәктәбеннән Гүзәл Сәләхиева җитәкчелегендәге “Здравствуй, песенка“ вокал ансамбле, Марсилә Муллахмәтова шәкерте Диләрә Шакирова чыгышлары да җылы кабул ителде. Алар барысы да Дипломнар белән бүләкләнделәр.

Елена Скворцова кулы астында шөгыльләнүче җырчы кыз Адилә Гобәйдуллина икенче турга узды. Ул бүген дәрәҗәле жюри алдында янә бер кат “имтихан“ тота. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International