Укучылар “Әгерҗе хәбәрләре“ редакциясендә Шигърият бәйрәмендә катнаштылар

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

Бүген “Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасы редакциясендә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 132 еллыгына багышланган Шигърият бәйрәме булды.

Әлеге чарага шәһәр мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре шагыйрь иҗатын, аның шигырь-әкиятләрен яратучы укучыларны алып килделәр. Бәйрәмне 5нче балалар бакчасыннан Дилия Закирова “Хәерле көн“ җыры белән ачып җибәрде. Малайлар-кызлар Габдулла Тукайның “Кызыклы шәкерт“, “Бала белән күбәләк“, “Гали белән кәҗә“ шигырьләрен, “Су анасы“ әкиятен сөйләделәр. Аның тормыш һәм иҗат юлына багышланган викторинада осталыкларын күрсәттеләр.  

“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасының баш мөхәррире Дания Абзалиева укытучыларны һәм укучыларны редакциянең Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Бәйрәмне “Туган тел“ җыры белән төгәлләдек.

Укучылар белән бергәләп төшкән фото һәм алар шигырь сөйләгәндә төшерелгән видеолар газетаның сайтына урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International