Гаилә башлыгы Локман Закиров 80 яшьлек олуг юбилеена да килеп җитте

2018 елның 28 апреле, шимбә

Гаилә башлыгы Локман Закиров 80 яшьлек олуг юбилеена да килеп җитте. Аны районның урта һәм өлкән буыны Кадыбашның иң оста киномеханигы буларак белә.Әлеге вазифаны ул иң авыр вакытларда 42 ел башкара, бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнә, “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре“ исеменә лаек була.

 Өлкән яшьтә булсалар да Локман абый белән Мәрзия апа әле дә тик торуны белмиләр. Хуҗалыклары төзек, матур, бай аларның. Гомере буе аш-суга оста булган Мәрзия апа әле дә көнаралаш диярлек мич ашлары пешерә. Локман абый хуҗалыкта вак-төяк эшләрне башкара.

Авылдашыбыз Локман абыйны 25 нче апрель көнне  авыл башкарма комитеты җитәкчесе Рамазанов  Ильфат абый да  күркәм юбилее белән чын күңелдән котлады,тигез гаилә бәхете  теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International