Яшелчәдән ничек мул уңыш алырга: бакчачы киңәше

2018 елның 28 апреле, шимбә

Әгерҗедә Пугачев урамындагы 13 сутыйлы бакчаларында елның-елында яшелчәдән мул уңыш алып, көз көне шәһәр үзәгендә узучы ярминкәләргә үзләреннән арткан помидор-сарымсакларын сатарга алып чыгалар алар. “Яшелчәләрне һәрдаим тукландырып торырга кирәк. Әгәр тиешенчә тәрбия булмый икән, мул уңышка өметләнмәгез“, – диләр Вәсимә–Рәмзи ГОБӘЙДУЛЛИНнар.

Аларның киңәшләре сезгә дә файдалы булыр, бакчачылар.

САРЫМСАК

Җир өсте кипкәч иң башта сарымсакның төбен йомшартабыз. 15 көн саен шулай эшлибез. Бу сарымсакка һава кертә һәм яхшылап үсәргә мөмкинлек бирә.

Тукландыруга килгәндә, яшелчәләргә 20 көнгә бер тапкыр әчеткән тирес суы сибәбез. Моның өчен 10 литр суга бер литр әчеткән сыер тиресе йә 0,5 литр тавыкныкын салырга кирәк.

Сарымсакның кыягы саргая башласа, тоз ярдәмгә килә. Бер чиләк суга бер стакан тоз салып сипсәгез, кыяклар саргаюдан туктый. 

СУГАН

Яшелчәне 15 көнгә бер тапкыр тирес суы белән тукландырабыз. Йомшартып тору, төшләнә башлагач төбен ачу мөһим.

  • Суганга атнага бер-ике тапкыр җылымса су сибәргә кирәк, – ди Рәмзи абый.

ПОМИДОР
Помидорны тәрәзә төбендә утырганда ук тукландыра башларга мөмкин. Бер чиләк суга бер литр эремчек суы һәм өч тамчы йод тамызып сибәбез. Бу – фитофторага каршы менә дигән ысул. Ә туфракка күчергәч бу катнашма белән 15 көн саен тукландырып торырга киңәш итәбез. 20 көнгә бер тапкыр әчеткән тирес суы сибәргә кирәклеген дә истән чыгармагыз.

  • Әгәр помидор теплицада үсә икән, эремчек суын август, сентябрьдә дә сибү мөһим. Көз көне помидор чиргә бигрәк тә тиз бирешә, – ди Вәсимә апа.

Помидорлана башлагач төбен өяргә онытмагыз. Суны ике-өч көнгә бер сибегез. Бу яшелчәдән мул уңыш алуның тагын бер ысулы – ботакларын гел сындырып тору. Көз якынлашканда аларны ботап тору аеруча мөһим. Бу помидорның көче ботакларга китмәсен өчен эшләнә. 

КАРЛЫГАН

Кар эреп бетәр-бетмәстә кара һәм кызыл карлыганнарның бөреләре бүртә башлаганчы лейкага кайнап чыккан су салып куак өстеннән сибәбез. Зур куакка бер лейка су кирәк. Болай эшләү карлыганны күп чирләрдән коткара. Шулай ук корткычларның салган йомыркаларын да үтерә.

БАКЧА ҖИЛӘГЕ

  • Бакча җиләген көздән кисеп, көл сибеп куябыз. Яз көне төбен йомшартып, тирес суы сибәбез. Чәчәк аткан чагында тамырларына суны мул итеп сибәргә кирәк, – диләр бакчачылар.

АГАЧЛАР

Алмагач, слива һәм башка агачларны гөбләгә каршы менә бу ысул белән эшкәртү файдалы, диләр Гобәйдуллиннар.

1 чиләк суга бераз бакыр купоросы, 0,5 стакан дегет (дегтярное) сабыны салып сибәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International