2018 нче елның 26 нчы апрелендә мәгариф бүлеге һәм үзәкләштерелгән китапханәләр системасы белән берлектә “Тукай безнең йөрәктә” районкүләм конкурсы узды. Конкурс 3 юнәлештә оештырылды. “Тукай сүзе төрле телләрдә” юнәлешендә балалар бакчасыннан 17 тәрбияләнүче, 18 мәктәп укучысы катнашты. Икенче юнәлештә Тукай иҗатына багышланган викторинада шәһәрнең 4 мәктәбенән 7-8 нче сыйныф укучылары көч сынашты. Өченче юнәлештә “Тукай әсәрләренә багышланган рәсем конкурсы”нда шәһәр һәм район мәктәпләреннән 82 укучының эше каралды. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә грамоталар һәм якташ язучыларыбызның китаплары тапшырылды.