9 Майда Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасында быел да “Үлемсез полк“ акциясе“ уздырыла.
Әлеге акциягә һәркем кушыла ала. Дәһшәтле сугыш елларында илебез азатлыгы өчен көрәшкән әтиегез, бабагыз, туганнарыгызның фотосурәтләрен тотып, сез дә үзәк мәйданга чыга аласыз. Моның өчен 21561, 21346, 89061185306 телефоннарына шалтыратып алдан заявка бирергә кирәк.