Яңа Бәзәкәдә фермер Раушан ХИКМӘТУЛЛИН язгы кыр эшләрен аеруча көтеп ала. “Күңелне һич кенә дә тыеп булмый, басуга ашкына“, ди ул.
Әнә быел да “Яңавыл“ бүлекчәсе басуларында тракторлар гөрелтесе ишетелә башлагач та, җиргә алтын бөртекләр салу турында хыяллана башлаган ул.
Бу атна башында җиң сызганып эшкә керешкән ул. Һәр елдагыча, ярдәмгә туганнары, дуслары килгән. Баҗасы Илфәр Галиев, җизнәсе Рәмзил Вәлиев, авылдашы Фирдәвес Уразманов, Бакыр Заводыннан Мөдәрис Сәләхетдинов, Марсель Галимуллин белән бергәләп бик күңелле эшлиләр. Җир-су кибүгә тырмаланган туфракны тагын бер кат культивацияләгәннәр. Аннан гәрәбәдәй сары бөртекләрне җир куенына иңдерәләр. Артыннан ук катоклап та баралар.
Кызу чорда техника сәгать кебек эшләсен өчен иртә язда аны ремонтлау эшен башкарганнар. Төзекләндерүдә Раушанның әтисе Миргалим абый да зур ярдәм күрсәткән.
Бу көннәрдә дә Миргалим абыйга хуҗалыктагы эшләрен онытып торырга туры килә. Кырдагылар янында кайнаша ул. Андый-мондый хәл килеп чыга калса, ярдәм кулын сузарга әзер.
Раушанның 40 гектар мәйдандагы арпа, бишәр гектардагы бодай, солы басуларында чәчү төгәлләнгәннән соң, кызу эш чорында уң кулы булган туганнары һәм дусларының чәчүлек җирләренә күчәләр.
Чәчү беткәч тә бер-берсен ташламыйлар тырыш егетләр. Печән өстендә дә күмәкләшеп эшләүне кулай күрәләр, урып-җыю чорында да бер-берсенә олы терәк алар.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.