Бу атнада Әгерҗенең “Яшьлек“ паркында бик матур фонтан эшли башлады.
Моңа кадәр дә халык яратып йөри торган урыннарының берсе булган парк – хәзер иң популяр ял итү урыны. Өлкәннәр дә, яшьләр дә фонтанга карап хозурланалар. Биредә кечкенәләр аеруча күп.
Кечкенә Миша да беренче күрүдә үк бик ошаткан фонтанны.
4нче мәктәпнең дүртенче сыйныф укучылары да биредә.
– Сихри матурлык биредә! Искиткеч! – ди әлеге сыйныф укучысы Алинә Сәлимова да.