“Нарат“ бүлекчәсе басуларында чәчү эше финишка якынлаша

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

Районда чәчү кампаниясе ахырына якынлашкан көннәрдә Нарат авылына юл тоттык. Әнә, аңа илтүче юлның сул ягындагы басуда чәчү эшләре гөрли. Тирә-як техника гөрелтесенә күмелгән. Механизаторларның бер генә минут та тын алырга вакытлары юк. Алар алдында якын көннәрдә чәчүне төгәлләү бурычы тора.

СЫНАЛГАН ЕГЕТЛӘР

– Бөтен тотка – шушы егетләрдә. Күпьеллык эш тәҗрибәләре бар, техника «телен» аңлыйлар. Чәчүгә җитди әзерләнделәр. Кызу эш чорында вакыт белән исәпләшмиләр, таң белән торып эшкә киләләр, караңгы төшкәч кенә таралышалар. Гомумән, маңгай тире таммый гына югары уңыш алып булмаганлыгын яхшы аңлыйлар, – ди «Нарат» бүлекчәсе идарәчесе Фәрил Рәсулев.

Очы-кырые күренмәгән хуҗалык басуларында эш кайный. Авыл хезмәтчәннәре 620 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарырга тиеш булган. Күпчелек мәйданга алтын бөртекләр чәчелгән инде.

  • Арпа басуларында эш төгәлләнде. Хәзер авыл хезмәтчәннәре бодай чәчү белән мәшгуль. Бер-ике көндә бодай бөртекләрен дә җир куенына тапшырып бетерербез дип ышанам, – ди бригадир Илшат Тимершин.

Әнә алар, мөһим кампания вакытында алны-ялны белмичә эшләүче тырыш авыл уңганнары. Без килгәндә төшке ашка туктаганнар иде. Алар тиз-тиз тамак ялгаганда эш шартлары белән дә кызыксынып алдык.

– Иң мөһиме, кыр эшләре барышына берни дә комачауламый. Ягулык-майлау материаллары белән кытлык юк, техника да сер бирми, үзебез дә дәртләнеп эшлибез. Кыштан соң басу-кырларны иңләү күңелгә әйтеп бирә алмаслык рәхәтлек өсти, – диләр җир уллары.

Чәчүдә Марсель абый Габдрахмановның күпьеллык хезмәт стажы бар инде. Аның белән бергә эшләүче Илис Шәяхмәтов, Айнур Абдуллин, Рамил Бәширов та чәчү технологиясе таләпләрен үтәп эшлиләр. Орлык белән тәэмин итүче Рафаэль Хөснетдинов та тоткарлыклар тудырмый. Җир эшкәртүче Илшат Әхмәдиев, Ильяс Хәмидуллин, Рамил Хәлимов, Ринат Хаҗиев та эшне сыйфатлы итеп башкару өчен тырышалар.

 

ҺӘР МИНУТЫ ИСӘПТӘ

Бөртеклеләр салынганчы туфракны тырмалау эшен күп еллар инде Фәнис абый ТИМЕРШИНга ышанып тапшыралар. Әнә, тузан болытлары арасыннан ДТ-75 тракторы күренә. Берьюлы 13 метр мәйданны тырмалап килүче трактор якынлашканда күп еллар Исәнбай басуларын шушы маркалы тракторда иңләгән үз әтием искә төште. Аның янәшәсенә утырып без дә басуларны әйләнә идек бит. Балачакны искә алып тракторга – Фәнис абый янына утырасы килеп китте. Әмма кызу эш вакыты, механизаторның һәр минуты исәптә икәнлеген уйлап, бу уемнан кире кайттым. Ә әңгәмә барышында җир улының тел төбеннән үз эшен яратуы, бигрәк тә язгы кыр эшләрен көтеп алуы сизелде.  

– Армиядән кайтканнан бирле тимер ат иярлим инде мин. ДТ-75 тракторына утырганыма утыз елдан артык. Менә бу соңгы тракторыма да 16 яшь. Аны миңа өч ел элек бирделәр, – ди Фәнис абый.

Җиренә җиткереп карап, төзәтеп торгангадыр, тимер ат әле сыната торганга охшамаган.

– Кыш буе төзекләндерү эшләре алып бардык. Техниканы, агрегатларны мөһим кампания вакытында сынатмаслык итеп ремонтладык. Вак-төяк ватылулар гына булса да, җитдиләре булганы юк, – ди Фәнис абый.

Төгәллек яратучы, көнлек эш нормасын һәрвакыт арттырып үтәүче бу җир улы хезмәттәшләре арасында олы хөрмәткә лаек. 30 елдан артык эшләү дәверендә күп тапкыр  авыл, район Сабан туйларында бүләкләнгән. Ә бу хөрмәтләүләрартында механизаторның тырышлыгы, үҗәтлеге, күпме йокысыз төннәре яшеренгән.

– Беркайчан да дәрәҗә артыннан кумадым. Хәзер дә булганына канәгать булып, күңелем кушканча эшлим, – ди Фәнис абый.

Чәчү кампаниясе тәмамланып бераз тын алгач, Фәнис абый терлек азыгы хәзерләүдә эшләячәк. Аннан көзге чәчү эшләренә туфрак әзерләү башлана. Берсе артыннан берсе ялганып килүче бу эшләрдә дә сынатмас авыл уңганы. 

  • Иң мөһиме, сәламәтлек, эш дәрте булсын, – дип Фәнис абый.

Ххх

Газетаны типографиягә басарга җибәрергә әзерләгәндә “Нарат“ бүлекчәсе бригадиры Илшат абый Тимершин редакциягә шалтыратып, чәчүне төгәлләүләрен әйтте һәм әлеге кызу чорда алны-ялны белми эшләгән һәркемгә олы рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International