Моннан биш ел элек “Нәүрүз“ ширкәтенең “Кадыбаш“ бүлекчәсендә нәселле үгезләрне симертү пункты ачылган иде. Биредә тәүлеккә 900 граммга кадәр артым бирүче терлекләр дә бар. Аның үзенчәлеге шунда: бозаулар ел әйләнәсе ачык һавада тәрбияләнәләр.
Андагы эш шартлары, хезмәтчәннәр белән якыннан аралашу максатыннан Касай авылындагы симертү пунктына юл алдык.
ТӨП ИГЪТИБАР – НӘСЕЛЛЕ ҮГЕЗЛӘРГӘ
Биредә бүгенге көндә агрофирма бүлекчәләреннән җыелган 420 баш үгез исәпләнә. Шуларның 187се – 13-18, калганнары 7-12 айлыклар. Кечкенәрәкләре утарда тәрбияләнә, зурракларын абзарга чылбырларга бәйлиләр.
“Кадыбаш“ бүлекчәсендә терлекләргә ел әйләнәсенә җитәрлек азык әзерләнгән.
Ә нәтиҗә, чынлап та, сөенерлек. 100-200 кило белән китерелгән бозауларны 4,5 центнерга кадәр үстерәләр биредә.
ИКЕ АВЫЛ АРАСЫ
Әлбәттә, бу – хезмәтчәннәрнең уртак тырышлыгы. “Биредә хезмәт куючылар барысы да булсынга дип эшли торганнар“, ди Алмаз. Әниле-уллы Рәмзилә–Илмир Хуҗиннар – Иске Эсләктән, Азат Рамазанов Девәтернәдән үк киләләр. Кар-буранмы, яңгырмы иртәнге сәгать 6да эш урынында инде алар.
Күп еллар сыер сауган, аннан социаль хезмәткәр булып эшләгән авыл хезмәтчәне әлеге пунктны төзегәннән соң бирегә эшкә килә.
Азат абый Касайдагы әлеге пунктка Девәтернәдән үк килеп йөри. Иртүк атын җигеп юлга чыга ул. Ә фермада атсыз буламыни?!
Үгезләрне төп караучылар шушы өч кеше булса да, аларга ярдәмгә тагын бер дистәгә якын эшче килә. Тракторчылар Ринат Якупов, Инсаф Батталов, Айрат Айдаров, Илшат Әхмәдиев, Ринат Кәлимуллин, Ринат Хаҗиев терлек азыгы кертүдә, тирес түгүдә эшлиләр.
Яшь ферма мөдире Алмаз үзе дә инде күптән җитәкчелекнең ышанычын аклаган. “Җаваплылыкны тоеп, тырышып эшли торган белгеч“, диләр аның турында.
ТАНАЛАР – КӨТҮДӘ
Касайдагы әлеге пунктта үгезләрдән тыш 330 баш тана да бар. Алар – җәйге чорда көтүдә. Малкайлар өчен Илзур Исмәгыйлев, Рузил Авзалов, Энзил Хаҗиев җаваплы.