Әгерҗе районы Тирсә авылы кызы Альмира Хәбибуллина Болгариядә узган кул көрәше буенча Европа чемпионатыннан көмеш медаль белән кайтты.
Болгариянең София шәһәрендә узган ярышта төрле илләрдән иң көчле спортчылар катнаша. 28нче тапкыр узган чемпионат Әгерҗе кызына да уңыш китерә. Альмира өченче урынны алуга ирешә. Бу каты куллы якташыбызның беренче генә уңышы түгел инде. Альмира – күп тапкыр Россия чемпионы булган спортчы. Аның моңа кадәр дә Европа һәм Дөнья чемпионатларында да призлы урыннар яулаганы бар иде.