Әгерҗе мөселманнары мәчеттә төн уздырдылар

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Рамазан аеның иң истәлекле, саваплы кичләренең берсе – Кадер кичәсен Әгерҗе мөселманнары мәчеттә уздырдылар.

Бу көнне алар өчен мәчеттә, гадәттәгечә ифтар ашы оештырылды. Сүз уңаеннан: мондый мәҗлесләр гыйбадәт йортында ай дәвамында барды. Кардәшләребез берләшеп ашлар уздырып, мохтаҗларны туендырып, савап тупладылар.

Кадер кичендә дә дини чара авыз ачудан башланды. Аннан дин кардәшләребез ахшам намазын укыдылар. Ифтар мәҗлесеннән соң Коръән аятьләре тыңладылар. Ястү һәм тәравих намазларыннан соң сәхәр вакыты да килеп җитте.

Сәхәр ашап иртәнге намазны укыганнан соң хатын-кызлар өйләренә юл алды, ә ир-атлар гыйбадәт кылуларын дәвам иттеләр. Алар белән бергә Төркия кунаклары – Хәсән һәм Мәхмәт хәзрәтләр дә гыйбадәт кылдылар. Төркия кунакларының Коръән укулары бик тә аһәңле булып, күңелнең иң нечкә  кылларын тибрәтте.

Дини чарада йөзгә якын кардәшебез  катнашты. Аларның иманнары тагын да ныгып, Рамазан аеның нуры күңелләрен тагын да ныграк яктырткандыр.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International