Девәтернә төп гомумбелем бирү мәктәбе базасында укучы балалар өчен җәйге лагерь оештырылды

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Девәтернә төп гомумбелем бирү мәктәбе базасында укучы балалар өчен җәйге лагерь оештырылды. Балалар анда бик яратып йөриләр. Мәктәптә күңелле уеннар уйнап, төрле чараларда катнашканнан соң балалар авылыбыз мәчетенә төшәләр. Инде берничә ел Рамазан аенда Казаннан Рөстәм хәзрәт кайтып, балалар өчен әхлак-дин дәресләре уздыра, уеннар уйната, походлар оештыра. Рәхмәт Рөстәм Гатауллин гаиләсенә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International