Тирсәнең алтын куллы остасы авыл Сабан туена үзе ясаган паровоз белән чыга

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Тирсә авылының алтын куллы остасы Илнар Сибатов быелыгы авыл Сабан туена үзе ясаган паровоз белән чыга.

Аны ясау теләге узган ел Әгерҗедә узган республикакүләм “Пчелино“ бәйрәме вакытында туган.

  • Аттракционнарда берәүнең паровозга утыртып балалар йөртүен күрдем дә, кызыгып куйдым. Моны мин дә ясый алам бит дигән уй һич кенә дә тынгылык бирмәде. Ике ай элек “бисмилла“ әйтеп эшкә тотындым, – ди Илнар.

Паровоз өчен иске “Жигули“ның запас частьларын файдалана, моторы – мотоблокныкы. Вагоннарның профнастил белән “төрә“. Түбәсен поликорбанат белән яба. Тәгәрмәчләре – җиңел автомобильнеке. Майдан бушаган мичкәне дә эшкә җигә оста. Матур наклейкаларын заказ биреп кайтарта.

 

  • Ике вагонлы алты бала утырышлы әлеге паровозны ясау 25 мең  сумга төште, – ди Илнар.

Уенчык паровозны сынап та караганнар Сибатовлар. Узган атнада Варкләд-Бодьяда Авыл көне бәйрәменә алып барганнар. “Бала-чага рәхәтләнеп йөрде“, ди Илнар. Шимбә көн туган авыллары Тирсәдә узачак Сабан туена да паровозны алып чыгачаклар алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International