Район сәнгать осталары тарафыннан танылган “Чайкала иген кырлары“ композициясе тәкъдим ителгәннән соң сәхнә түренә авыл хезмәтчәннәре чакырылуы – үзе матур күренеш.
Чөнки Сабантуйның асылы да туган ил табынын баетуга лаеклы өлеш кертүче авыл хезмәтчәннәрен зурлаудан гыйбарәт бит. Бәйрәмдә дә кыр эшләре вакытында югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторлар, алдынгы терлекчеләр, белгечләр һәм җитәкчеләр, иң яхшы КФХ хуҗаларына төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылып, алар исеменә иң изге теләкләр җиткерелде.
Авыл тармагында хезмәт куючы һәркем мондый зурлауларга да, игътибар-ихтирамга да лаек. Шуңа бәйрәм сәхнәсендә хөрмәтләнүчеләр генә түгел, ә ил табынын баетуга өлеш кертүче һәр авыл хезмәтчәне бу матур теләкләрне үз исеменә кабул итеп алсын иде.