Быелгы Сабантуйның матур үзенчәлеге иң җитез, иң уңган, иң өлгер, иң көчле, гомумән, иң-иң гаиләне сайлап алу булды.
Моның өчен гаиләләр ун төрле ярышта сыналырга тиеш иде. Җиңүчегә бүләкнең дә иң саллысы әзерләнгән – суыткыч. Әлеге бүләккә лаек булу өчен сигез гаилә җан-фәрманга тырышты. Алар капчык киеп һәм авызга йомыркалы кашык кабып та йөгерделәр, бер-берсен бер тәгәрмәчле арбага утыртып та йөрттеләр, парлап кадак та кактылар, көянтәләп су да ташыдылар, командалап аркан да тарттылар. Шулай да иң авыр сынау – вакытка кул пычкысы белән бүрәнә кисү булгандыр, мөгаен. Юан бүрәнәне кискәндә тирләп-пешеп чыктылар ир һәм хатын. Шулай булмый ни?! Хәзер кул пычкысы белән утын кисүне онытып бетердек бит инде. Әнә шундый бәйгеләрдә сынала торгач, финалга ике гаилә килеп җитте. Алар – Әгерҗедән Шамил-Гүзәл Әшрәповлар һәм Күләгәштән Геннадий-Наталья Ореховлар. Соңгылары, иң күп балл җыеп, Сабантуйның супер-гаиләсе дип табылды.
Ә бу юлы бәйгедә катнашкан һәр гаилә дә Сабантуйның истәлек бүләкләрен алды. Икенче урынга чыккан Әшрәповларга телевизор тапшырылды.