22 июнь -Хәтер көне. Шул уңайдан Иске Эсләк авыл халкы да Бөек Ватан сугышында ятып калган, кайтып вафат булган авылдашларын-сугыш ветераннарын искә алды. Авыл имамы белән берлектә Һәйкәлләр каршында аларның рухларына дога кылдылар. 1 минут тынлыктан соң венок салынды.