Әгерҗедә Яшьләр көнендә балалар велосипедта узышты

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

Яшьләр көне календарьда 27 июньдә генә булса да, аны Әгерҗедә бераз иртәрәк – якшәмбе уздырдылар. Җәйнең иң матур көннәренең берсендә “Орешник“ ял паркы егет-кызларның гына түгел, күңелләре белән яшь булып калган өлкәннәрнең дә, бала-чагаларның да күңелле тавышларыннан гөжләп торды.

Бәйрәмне оештыручы яшьләр сәясәте бүлеге, “Авангард“ үзәге хезмәткәрләре программаны яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзегәннәр. Бала-чагалар велосипедта, самокатта фигуралы йөрү буенча җитезлек һәм осталыкларын күрсәтеп калырга ашыктылар. Алар өчен әти-әниләре генә түгел, физкультура буенча инструкторлары да җан атты. Беренче урыннарны Искәндәр Галимҗанов, Ислам Каиров, Ранель Рәхмәтуллин, Адель Гурьев, Лиана Нәфыйкова алдылар.

Икенче урында – Роман Гавшин, Никита Осипов, Вадим Егоров, Самир Баһаутдинов, Кирилл Петров.

Өченче урында – Лев Перевозчиков, Руслан Перевозчиков, Кирилл Ехлаков, Нурислам Каиров, Жанна Гыйльметдинова.

“Балалар-яшүсмерләр автомобиль мәктәбе“ учреждениесе директоры Раушания Тимкина җиңүчеләрне һәм призлы урыннарга ия булган балаларны бүләкләр белән сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International