Узган шимбәдә элек Барҗы авылы урнашкан урында Авыл көне узды.
Ул шушы авылда туып-үскән бик күп милләттәшләрне җыйды. Бәйрәмгә кайткан кунакларны Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев сәламләде. Авылдашлар хатирәләр яңарттылар, сагыну хисләрен җыр-шигырьләр аша җиткерделәр.