Барҗы-Омганың тыл ветеранын юбилее белән котладылар

2018 елның 6 июле, җомга

Барҗы-Омгада яшәүче тыл ветераны Сания апа ФӘЙЗРАХМАНОВА картлык көннәренең туган авылында үтүенә сөенеп туя алмый.

Тумышы белән шушы авылныкы ул. Ишле гаиләдә туып үскән. Балачагы, яшьлеге дә башка яшьтәшләренекенә охшаш: ачлы-туклы тормыш, авыр хезмәт. Яшьтән үк фермада эшли ул: сыерлар сава, сарыклар карый. Күрше Менделеев районы Әхтиял авылы егете Габделфаязга кияүгә чыккач тормышы башка юнәлеш ала. Күп кенә яшьтәшләре кебек, алар да Чирәм җирләрне күтәрергә карар кылып, Казахстан якларына юл алалар. Анда да авыр эшләрдә хезмәт куя Сания. Утыз елдан артык гомерләре шунда уза, дүрт балалары дөньяга килә.
  • 1993 елда туган авылыбызга кабат әйләнеп кайттык. Ул чакта әнинең әнисе исән иде әле. Искереп беткән йорт кына бар иде. Йортны яңартырга, мунча, каралты-кура торыгызырга туры килде әти-әнигә, дип сөйли олы кызлары Дания.

“Бер михнәтнең – бер рәхәте“ дигәндәй, бүгенге тормышына шөкер итә Сания апа. Яшәргә йорты бар, балалары исән-сау. Чаллыда эшләп лаеклы ялга чыккан  Даниясе әнисе яныннан китеп тә тормый диярлек.
  • Бу рәхәт көннәрне Габделфаяз гына күрә алмады, ди ун ел элек дөнья куйган җәмәгатен сагынып. Өйдәге вак-төяк эшләрне үзе башкара, ишегалдындагы тавыклары, абзардагы кәҗәсе белән дә юана.

  • Туган авылымда яшәгән һәр көнемә шөкер итәм. Фермада бергә эшләгән яшьтәшләрем, чордашларымның гына булмавы кызганыч, ди Барҗы-Омганың иң өлкән кешесе. Сания апаның бу сүзләрен тыңлаганда яраткан язучыбыз Фәнис Яруллинның “Яшәр өчен бетмәс көч алырга туган ягы кирәк кешегә“ дигән шигъри юллары хәтергә килә. Әнә, туган авылым урамнарыннан әйләнеп кайту да яшәү көче өсти, ди бит Сания апа да. Хәтере искиткеч яхшы аның. Шуңа күпләр нәсел-нәсәбен барлар өчен дә килә аның янына. Барысын да хәтерли, белә  Сания апа.

Алга таба да картлык көннәрен менә шулай имин генә саулык белән сөекле туган авылында уздырырга язсын иде аңа. 90 яшьлек юбилее белән котлап, Россия Президенты Владимир Путин, район башлыгы Валерий Макаров исеменнән открыткалар һәм бүләк  тапшырган район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова,  Кичкетаң җирлеге исеменнән котлаган авыл  башлыгы Зөлфәт Нуриев та нәкъ шушы теләкләрне җиткерделәр юбилярга.          
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International