Девәтернә авылында яңадан РайПО кибете ачылды.

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

Су юлы һәм Югары урамнарына вак таш җәю эшләре ахырына якынлашып барган бу көннәрдә авылыбызда тагын бер куанычлы вакыйга булды әле:  2017 нче елның декабрендә ябылган райпо кибете 12 нче июльдә яңадан ачылды. Бу шатлыгыбызны уртаклашырга килгән авылдашыбыз – Әгерҗе районы кулланучылар идарәсе рәисе Ирек Рафаил улы Заһретдиновны авыл халкы исеменнән яңа эш урыны белән дә котлыйсыбыз килә. Эш башыннан ук туган авылында кибет ачып, безне сөендергәне өчен аңа, шулай ук район җитәкчелегенә, авыл башлыгы Фәнис Миннефаяз улына, Исәнбай кулланучылар җәмгыятенә рәхмәтебезне белдерәбез. Кибетнең гомере озын булсын,  киштәләрендә  товар өзелмәсен, сатып алучылар һәрчак канәгать калсын, дигән теләктә калабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International